Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Бит(1-16):

     Карт әти һәм әнисенә тиешенчә итәгать иткән бер бала, үз баласыннан да шул ук хәлне күргәне кебек, бәхетсез бер бала, әгәр ата-анасын рәнҗеткән булса; ахирәт газабыннан тыш, дөньяда күп кайгылар күргәнлеге, күп вакыйгалар белән раслангандыр. Әйе, картларны, гөнаһсыз балаларны, туганнарны гына карау түгел; бәлки иман әһелләренә дә (иман сере буенча хакыйкый кардәшлек булганга күрә) туры килсә, мөхтәрәм хаста карт аңа мохтаҗ булса, бөтен җаны-тәне белән аларга хезмәт итү Исламиятнең төп бурычларыннандыр.

 

     ЕГЕРМЕ БИШЕНЧЕ ДӘВА:Әй, хаста кардәшләр! Сез гаять файдалы һәм һәр чиргә дәва булырдай, хакый­кый ләззәтле изге бер тиръяк (дару) теләсәгез: иманыгызны яңартыгыз.”Ягъни тәүбә һәм ис­тигъфар белән намаз һәм гыйбадәт белән, ул изге тирьяк булган иманны һәм иманнан килүче даруны кулланыгыз. Әйе, дөньяга мәхәббәт һәм аңа бәйлелек йөзеннән гафләт әһелләренең, гүя дөнья хәтле зур, хаста, мәгънәви бер гәүдәсе бар кебек. Иман исә, ул дөнья кебек, югалу һәм аерылу авырлыклары белән яралар эчендә булган ул мәгънәви гәүдәсенә кинәт шифа биреп; яралардан коткарып, хакыйкый шифа биргәнен бик күп Рисаләләрдә катгый исбат иттек...

     Башыгызны авырттырмас өчен, кыска тотам. Иман даруы исә, фа­рызларны мөмкин булган кадәр җиренә җиткерү белән тәэсирен күрсәтә. Гафләт һәм азгынлык, нәфеснең бозык хисләре һәм хәрам күңел ачулар, ул тирьякның тәэсирен юкка чыгарыр. Хасталык, гафиллекне бетергәнгә; бетмәс теләкләргә чик куйганга; хәләл булмаган күңел ачуларга киртә булганга күрә; аннан файдаланыгыз. Хакыйкый иманның изге дару­ларын һәм нурларын тәүбә һәм ис­тигъфар белән, дога һәм нияз белән кулланыгыз... “Җәнаб-е Хак сезгә шифа бирсен, хасталыкларыгызны гөнаһларның ярлыкануына сәбәпче итсен.” Амин Амин Амин...

 

 
***

 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi